Әлки районы музее «Музейлар төне» акциясенә кушылды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее «Музейлар төне» акциясенә кушылды.

18 май-Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан бөтен Россия буенча «Музейлар төне»традицион акциясе узды. Акция кысаларында район музеенда агрокөллият укучылары белән очрашу оештырылды. Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган чарада борынгы һәм заманча техника турында сөйләштеләр. . Балалар музейда сакланучы җайланмаларны, радиоприемник, патефон, телефон аппаратын, уйнагычны игътибар белән карадылар. . Ә менә космик техниканың иң заманча үрнәкләре – космик корабльнең ярдәмче двигателе, кулдан привод, яну камерасы-яшьләрдә аеруча кызыксыну уятты. Экспозицияләр, экспонатлар белән танышканнан соң, студентлар экскурсоводларга күп сораулар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International