Хөрмәтле авыл халкы!

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан һәр көнне иртән барлык су башняларын карап чыгалар, барлык су башняларының да төзек хәлдә. Көннәр коры һәм эссе булу сәбәпле, район үзәгендә яшәүчеләрдән суны сак куллануны сорыйбыз: зур территорияләрдәге бәрәңге, күпьеллык үсемлекләргә су сипмәгез. Су җитмәү сәбәпле, халыктан күп мөрәҗәгатьләр килә. Әгәр дә һәркем суны экономияле файдаланса, су белән тәэмин итү проблемалары юкка чыгачак.

Сездән бу проблемага җитди каравыгызны, шулай ук бер-беребезнең ихтыяҗларын хөрмәт итүегезне сорыйбыз!

Базарлы Матак авыл җирлеге җитәкчелеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International