Үләт базында да тәртип булсын

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
–Рафик Мөстәкыймович, бездә күпме үләт базы бар, алар өчен җаваплылык кемгә йөкләнгән?
–Республика территориясендә меңнән артык биотермик чокыр теркәлгән. Безнең районда файдаланыла торган  36 үләт базы бар. Шуларның 21 е– авыл җирлекләренеке, 15 е авыл хуҗалыгы формированиеләренә карый. Аларның җитәкчелеге әлеге үләт базлары өчен җаваплы. Моннан тыш, түләмә (сибирская язва) чиреннән үлгән хайваннар күмелгән 15 үләт базы исәпләнә. Болар –  инде томаланган чокырлар, аларны тиешле таләпләр нигезендә тоту авыл җирлекләре җитәкчелеге җаваплылыгында. Әлеге биотермик чокырларны без дә даими күзәтәбез.
Узган ел район прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә безнең берләшмә белгечләре райондагы барлык үләт базларының торышын тикшереп чыктылар. Ачылган кимчелекләр буенча җаваплы кешеләргә күрсәтнамәләр юлланды. ТР дәүләт баш ветеринария инспекторы Булат Камалов быел фермаларны һәм аларга беркетелгән территорияләрне, биологик калдыкларны юк итү урыннарын санитар җыештыру буенча 15 апрельдән 15 июньгә кадәр икеайлык игълан итте.
–Биотермик чокырлар нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш соң?
–Беренче чиратта аларның тирәсен киртәләп алу, капкасын йозак белән бикләү зарур. Биотермик чокыр хакында элмә такта да булсын. Үләт базларының тирә-ягын чисталыкта тоту мөһим. Халыкка мөрәҗәгать итеп әйтәм: хуҗалыгыгызда кош-корт, мөгезле эре терлек яисә бүтән хайван үлә икән, бу хакта авыл җирлеге башлыгына әйтергә, ә үләксәне биотермик чокырга илтеп ташларга кирәк.
–Бүген  дуңгызларда африка чумасы чире турында бик күп сөйләнә һәм языла…
–Әйе,  африка чумасының Россия территориясенә үтеп керүе  зур борчу уята. Бу куркыныч чирнең таралуына юл куймау бик мөһим. Республика дәүләт ветеринария идарәсе африка чумасын кисәтү буенча комплекслы план төзеде. Шуңа нигезләнеп без дә үз планыбызны булдырдык. Хәзер районыбыздагы ике дуңгызчылык хуҗалыгы  ябык режимда эшлиләр. Шәхси хуҗалыкларында  дуңгызлар асраучы кешеләр дә малларын  бары тик ябып кына тотарга тиешләр. Әмма кайбер авылларда дуңгызларның  урамда, кырда йөрүе гадәти күренеш. Моңа һич тә юл куярга ярамый. Терлекләрен иреккә чыгарган хуҗалар административ җаваплылыкка тартылачак. Шулай ук кыргый кабан дуңгызларын торак пунктларга якын җибәрмәү, аларның йортта асралучы дуңгызлар белән элемтәгә керүенә юл куймау мөһим. Аучылар үзләре аткан һәр кабан дуңгызы турында район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиешләр.
Без бергәләп эшләгәндә генә профилактика чаралары нәтиҗәле булачак. Әлеге мәсьәләләр буенча сорауларыгыз булса, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International