Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яхшылык белән әйткәнне аңламасалар...
2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Икеайлык барышын район башкарма комитеты контрольдә тота: җыештырылмаган урамнар видеога төшерелә, җаваплы затлар кисәтелә. Әйтик, үткән атнада Чисталык комиссиясе район үзәгенең кайбер урам-тыкрыкларында җыештырылмаган мәйданнарга, чүплеккә әйләнеп килүче почмакларга тап булганнар. Мәсәлән III Интернационал урамында яшәүчеләрнең күпчелеге чүп чыгару көнендә өйләрендә җыелган барлык чүп-чарны бер урынга өеп куйганнар. Билгеле, мондый өемнәр һич кенә урамны бизәми һәм әле хуҗасыз этләрне дә "кызыктырып" тора. Нәтиҗәдә, этләр ерткан капчыклардан чүп-чар тирә якка тарала.
Атна саен базар кайнап торган мәйданның тирә-ягы да бик чүпле, ә кәгазь-полиэтилен кисәкләре Энергетиклар урамына чаклы очып барып җиткән. "Кызыл Шәрык-Агро"га караган амбар территориясе кипкән үлән, чүп-чардан арындырылмаган. Ә Базарлы Матакның Каратайка дип аталган очын (Төзүчеләр урамы белән чиктәш) зур мәйданлы чүплек белән чагыштырырга була. Бу урыннарны бик тиз арада җыештырырга кирәк, билгеле.
Санитар икеайлык барышын район эчке эшләр органнары да тикшереп тора. Чөнки пычрак яшәүче, әйләнә-тирәне чүпләндерүче гражданин закон боза бит. ТР Административ хокук бозулар кодексына нигезләнеп, полиция хезмәткәрләре андый хуҗаларга (шулай ук вазыйфалы затларга, юридик затларга) карата беркетмә төзеп, штраф салалар. Үткән атнада хокук сакчылары Базарлы Матакта яшәүче Надежда Лазаревага, Раил Гыйниятуллинга, Гүзәл Гайнетдиновага, Рәис Кыямовка, Айрат Гатауллинга, Рәиф Гаязовка, Югары Кәчидән Раиса Толстовага (хуҗалыгындагы дуңгызларны караусыз, иректә йөрткән өчен), Борискинодан Валерий Сидоровка карата шундый чара күргәннәр. Бу кешеләр үзләренең чынлап та әйләнә-тирә мохитне пычратулары (чүп-чарның алар хуҗалыгыннан чыгарылуы) белән килешкәннәр. Кырын эшне ачыклавы кыен булмаган полицейскийларга, чөнки һәр чүп өемендә хуҗасын "сатарлык" берәр дәлил табылмый калмый бит. Икеайлык башланганнан бирле инде 23 кешенең кисәтелүен дә исәпкә алсак, әйткәнне генә аңламаган кайберәүләрне штрафлар ярдәмендә тәртипкә өйрәтеп булыр шәт, дип өмет туа.
Тиздән халкыбызның иң кадерле бәйрәме 9 Май җитә. Тәртипкә китерелмәгән йорт, сарайлар, чүпле күл, елга буйлары, пычрак урамнар бәйрәм тантанасын ямьсезләмәсен өчен әле шактый эш башкарасы бар бит. Шуңа күрә язгы чистарынуда һәркем катнашсын, авылыбызны ямьле итүгә үз өлешен кертсен иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз