Солдат итеге кияр чак җитте…

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Әлеге кичәгә бу чакырылышта армиягә алынасы егетләребез, аларның әти-әниләре, Базарлы Матак урта мәктәбенең һәм гимназиянең өлкән сыйныфлар укучылары чакырылган иде.
Чара бик тантаналы төстә, залга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен кертү белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова залда утыручы егетләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:
–Хәрби хезмәт үтү һәрчак ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды. Армиядән егетләребез чыныгып, ныгып, чын ир-ат сыйфатларына ия булып кайталар. Дәүләтебез армия проблемаларына игътибарны арттыра бара. Бүген инде солдатларыбыз элекке еллардагы кебек кайнар нокталарга җибәрелми. Әмма сез, кайда хезмәт итүегезгә карамастан, закон тыңлаучан булырга, хәрби бурычыгызны намус белән үтәргә тиешсез. Онытмагыз, сезнең алда Ватанның, әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның иминлеген саклау бурычы тора. Иң зур теләгебез – армиядә үзегезне яхшы яктан гына күрсәтегез, илебезгә тугры солдатлар булыгыз.
Аннан соң ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Виктор Лаврентьев сүз алды.
–Хәрби хезмәт – зур тормышка аяк басу ул. Армиядә сезне яңа коллектив көтә, аңа җайлашырга, андагы шартларга өйрәнергә тиеш буласыз. Хәрби хезмәт узган кеше бөтенләй икенче булып кайта. Сез инде тормышка, һәр адымыгызга, әти-әниләрегезгә зуррак җаваплылык белән, күбрәк хөрмәт белән карый башлаячаксыз,–диде Виктор Павлович.–Хезмәткә китәр алдыннан чакыру пунктында сезгә кәрәзле телефон, бөтен кирәк-яраклар салынган призывник сумкасы бирәчәкләр. Егетләр, белеп торыгыз: кайда гына хезмәт итсәгез дә, сезнең артта үзебезнең Әлки районы, Татарстаныбыз. Авыр хәлдә калсагыз, кыерсытсалар, түзеп тормагыз, безгә хәбәр итегез. Онытмагыз: сез ялгыз түгел, сезне яклар көчләр җитәрлек. Әйбәт хезмәт итеп, яхшы дуслар табып, сау-сәламәт туган якка әйләнеп кайтыгыз!
Үзенең хәрби бурычын инде үтәп кайткан Илнар Хәлиуллин сәхнәгә күтәрелеп, егетләргә уңышлы хезмәт теләде, киңәшләрен бирде, авырлыклардан куркып калмаска өндәде.
–Газиз улларыбызны армиягә озатканда безнең теләгебез бер генә: исән-имин була күрсеннәр, намус белән хезмәт итеп,  "Әнкәй, менә мин исән-сау әйләнеп кайттым", – дип туган йорт ишеген ачып керсеннәр. Бер ел бит ул 365 көн, ата-ана өчен сагындырырлык озак вакыт бу…–диде армия хезмәтенә җыенучы  Гыйззәтов Риназның әнисе Фәния апа. Ул барлык әти-әниләр исеменнән егетләргә хәерле юл, имин хезмәт теләде.
Мария Платонова егетләргә җылы теләкләр белән бергә район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк – кул сәгатьләре тапшырды. Базарлы Матак егете Рәзил Зарипов барлык призывниклар исеменнән рәхмәт әйтеп, намус белән тырышып хезмәт итәчәкләренә ышандырды.
Кичәне тәэсирле итеп район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова алып барды. Мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары чараны тагын да дулкынландыргыч һәм ямьлерәк итте.
Ак юллар сезгә, булачак солдатларыбыз! Районыбыз данын һәрчак югары йөртегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International