Изге Пасха котлы булсын!

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
"Табигатьнең язгы уянуы чорына туры килүче Якты Пасха христианнар күңелендә тормышның яңаруы, яшәешнең тантана итүе белән тиңләштерелә, киләчәккә өмет һәм ышаныч, шатлык хисләре уята. Христосның үлеп терелүе бәйрәме кешеләрне яхшылыкка, камиллеккә, игелек-мәрхәмәтлелеккә өнди. Бу якты бәйрәм һәркайсыгызга сөенеч китерсен, тормышыгызда иминлек, муллык, гаиләләрегездә бәхет, мәхәббәт хөкем сөрсен, хөрмәтле райондашлар!"–дигән сүзләр бар котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International