Янгын сүндерүчеләр көне белән!

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Район янгын часте һәм Салман, Юхмачы авылларындагы янгын постлары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Хөрмәтле коллегалар! Безнең хезмәт җаваплы да, хәвефле дә. Кешеләрне, табигатьне, торак биналарны, мал-мөлкәтне янгын куркынычыннан саклап, без бик мөһим эш башкарабыз. Һөнәри бәйрәмебезне дә сезнең күбегез хезмәт постында каршы ала. Эшегездә уңышлар, шәхси тормышыгызда бәхет, иминлек, күп сөенечләр телим сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International