Районның фольклор коллективлары әлкилеләргә республика халыкларының традицион уеннарын күрсәттеләр

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Базарлы Матак үзәк паркында Татарстан халыкларының традицион уеннары “Әйлән бәйлән” район фестивале узды.

Чарада Базарлы Матактан «Жемчужина» һәм «Веселушки» коллективлары, Татар Әхмәтеннән «Әхмәт энҗеләре», Чуаш Кичүеннән «Асылташлар», Ташбилгедән «Шатлык», Иске Хурададан «Пукане», Түбән Биктимер авылыннан «Карлыгач» һәм Түбән Кәчидән «Очаровашка» коллективлары катнашты.

Фестивальдә катнашучылар рус, татар, чуаш халыкларының төрле борынгы уеннарын әзерләделәр. Чарага җыелган әлкилеләр бик теләп уеннарда катнаштылар. Малайлар һәм кызлар республика халыкларының традицион уеннары белән таныштылар, вакытны күңелле үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International