Әлки районында иң матур өйгә, иң төзек авылга бәйге игълан ителә

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Район үзәгендә, авылларда чәчәкләргә күмелеп утырган төзек, ямьле өйләр бик күп.  Шундый хуҗалыклар яныннан узганда кәеф күтәрелә, күзне иркәләүче бу матурлык күңелләргә күчкәндәй була. Мондый йортларны ачыклау, аларның уңган хуҗаларын билгеләп үтү, бүтәннәргә үрнәк итеп кую өчен оештырыла бәйге.

Бәйге нәтиҗәләрен игълан итү, җиңүчеләрне бүләкләү район Сабан туенда булачак.

Шулай ук һәр авыл җирлегендә иң матур өйне, иң чиста урамны ачыклау тәкъдим ителә. Нәтиҗәләре күп халык катнашындагы чараларда чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International