Вакцинация - йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы

2021 елның 21 мае, җомга

Вакцинация - йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Бу профилактика чаралары яңа коронавирус инфекциясенә каршы торырга мөмкинлек  бирәчәк. Экспертлар халыкның кимендә 60% ына вакцинация үткәрү коллектив иммунитет төзергә һәм СОVID-19 пандемиясен җиңәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.

Кем беренче чиратта иммунизациягә тиеш?

Россиядә халыкның массакүләм вакцинациясе уза. Вирус белән уңышлы көрәш өчен өстенлекләр беренче чиратта йоктыру куркынычына дучар булганнарны яклау өчен куелган.

Алар медицина һәм мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү һәм күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре. Хезмәтләренең бурычы буенча алар көн саен күп сандагы кеше белән элемтәгә керәләр.

Моннан тыш, вакцинация коронавирус йогышы белән зарарлану куркынычы булган кешеләргә кирәк – алар-60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулар, шул исәптән бронхология системасы, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты һәм симерү авырулары булган затлар.

Вакцинация ничек уза?

COVID-19дан прививка ике этапта ясала. Беренче вакцинациягә генә язылырга кирәк, икенчесен сезгә автомат рәвештә язылачаклар. Процедура үзе бер сәгатьтән кимрәк вакытны ала һәм ул алдан карау, препарат әзерләү, вакцина кертү һәм вакцинациядән соң 30 минут эчендә вакциналаштырылган халәтне күзәтүдән тора.

Нинди вакциналар кулланылырга мөмкин?

Хәзерге вакытта Россия территориясендә вакциналаштыру өчен өч Россия вакцинасы кулланылырга мөмкин:

Гам-Ковид-Вак («Спутник V» сәүдә маркасы), РФ ССМ Н. Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән;

Роспотребнадзорның «Вектор» Вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән «ЭпиВакКорона»;

«КовиВак»  -«М.П. Чумаков РФА исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерүнең һәм эшкәртүнең Федераль фәнни үзәге» Федераль дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе  тарафыннан эшләнгән.

Барлык препаратлар да үзләренең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын исбатладылар. Шунысын аңларга кирәк, вакциналарда вируслар юк, шуңа күрә алардан авыру йогарга мөмкин түгел.

Иммунитет кайчан формалаша?

Тотрыклы иммунитетны формалаштыру өчен вакцинациянең тулы курсыннан соң 3-4 атна узарга тиеш.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International