Әлки медиклары зона спартакиадасында өченче урынны алды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Район үзәгенең «Алинә» универсаль спорт залында Республика медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы булды.

Ярышларда алты команда катнашты: Әлки, Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарыннан медхезмәткәрләр. Спартакиадада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина сәламләделәр.

Табиблар һәм шәфкать туташлары спортның биш төрендә көч сынашты: йөзү, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, хатын – кызлар һәм ир-атлар волейболы, йөгерү-швед эстафетасы һәм аркан тарту.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды::

1 урын Алексеевск районы

2 урын Нурлат районы

3 урын Әлки районы

Җиңүчеләр Спартакиаданың республика этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International