Талантлы җырчы Рифат Садыйков “Татар моңы” халыкара бәйгесендә “Рәйхан”ны яңгыратты

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Район мәдәният йорты методисты Рифат Садыйков Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының республика этабында чыгыш ясады.

Узган ел Рифат әлеге абруйлы конкурсның  башта район, аннан соң зона этапларында җиңү яулаган иде. Әмма ул чакта пандемия аркасында музыкаль бәйге алга таба дәвам итә алмады. Һәм менә быел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә “Татар моңы”ның республика этабы булды. Рифат Садыйков анда “Рәйхан” татар халык җырын башкарды. Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге абруйлы жюри аның чыгышын югары бәяләде. Ул “Татар моңы” халыкара бәйгесе дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International