Әлки осталары эшләре Татарстан Президентын кызыксындырды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Узган шимбәдә үзешчән артистларыбыз Лаеш районының Никольский авылында Каравон рус халык бәйрәмендә чыгыш ясадылар.

Район мәдәният йортының “Сударушка” вокаль ансамбле, баянчылар Алексей Федонин, Марс һәм Эльбрус Ибраһимовлар бәйрәм кунаклары алдында рус халык җырларын, композиторлар әсәрләрен яңгыраттылар.

Каравонда балалар иҗат йортының өстәмә белем педагоглары Ильяс Идиятуллин һәм Надежда Мавзютова үзләренең кул эшләнмәләре белән катнаштылар. Бәйрәмне тамаша кылган республика президенты Рөстәм Миңнеханов безнең осталар янында аерым тукталды. Ул бигрәк тә Ильясның агачтан “коеп куйган” әйберләре белән кызыксынды, мактап та куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International