Балык Бистәсе ш. т. б. «Форпост» үзәкләренең зона спартакиадасы булып узды.

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе ш. т. б. «Форпост»  үзәкләренең зона спартакиадасы булып узды. Актив яшьләр командасы безнең районны лаеклы тәкъдим итте. Балалар ут әзерлеге , АК-47 җыю һәм сүтү, гранат ыргыту, йөгерү, борычта тартылу, аркан тарту кебек ярышларда көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, Жигулина Екатерина (аграр көллият студенты) «Граната ыргыту» шәхси зачетында 1 урын, «100 метрга йөгерү»шәхси зачетында 2 урын яулады. Насыйбуллин Карен «Гер күтәрү» буенча шәхси зачетта 2 нче урынны алды. Базарлы Матак УГББМ укучысы Садыйков Ильяс «Гранатаны төз ыргыту» дигән шәхси беренчелектә 1 нче һәм «АК-47» җыю һәм тикшерү буенча 2 нче урынны алды. Молодцы егетләр! Булдырасыз!

«Форпост» республика үзәгеннән безнең команда актив катнашканы һәм аркан тарту буенча командалар арасында 1 урын яулаганы өчен Диплом белән бүләкләнде.

Команданы аграр көллият укытучысы Мөхәммәтшин Рамил Мөнир улы әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International