«Күпбалалы Россия» бөтенроссия проекты

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Күпбалалы гаиләләр арасында үткәрелә торган «Талантлар марафоны»  -  «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләре берләшмәсе» ҖЧҖ тарафыннан Катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды белән берлектә тормышка ашырыла торган иң масштаблы һәм грандиоз проектларның берсе. Чара «Күпбалалы Россия» Бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла.

Катнашырга чакырыла:

• аерым башкаручылар - күпбалалы гаилә әгъзалары;

• катнашучыларының кимендә 50% ы күпбалалы гаилә әгъзалары булган коллективлар.

Конкурсның беренче этабы дистанцион форматта үткәрелә. 10 сентябрьгә кадәр катнашучы яки катнашучыларга «Вокал», «Хореография», «Сөйләм жанры», «Халык марафоны» номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәтә торган видеоролик язарга кирәк. Бу материалны социаль челтәрләрдә #марафонталантов2020, #многодетнаяроссия хештеглары белән бастырырга, шулай ук конкурсны оештыручыларның https://многодетные-семьи.рф.сайтында заявка тутырырга кирәк.

«Сәламәт гаилә-көчле Россия»  Бөтенроссия фестивале турында тулырак мәгълүмат чараның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге проект сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://многодетные-семьи.рф/sport-festival

Иҗади ярышларда җиңүчеләр Әниләр көненә багышланган концертны төшерүдә катнашачаклар. Ул федераль телеканалларның берсендә ноябрь аенда күрсәтеләчәк.

Шулай ук конкурсантлар эстрада, кино, театр һәм телевидение йолдызлары үткәрәчәк мастер-классларда да катнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International