Вакциация турында 7 сорау

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

COVID-19 га каршы нинди вакцина минем өчен барыннан да яхшырак туры килә?

– Россиядә теркәлгән барлык вак­циналар да нәтиҗәле һәм куркы­нычсыз. Хроник авыруларыгыз яисә организмыгызның башка үзенчәлекләре булган очракта нинди вакцинаны сайлау турында табиб белән киңәшегез.

– Коронавирус белән авырган булсаң да, прививка ясатырга кирәкме?

– Әйе, элек коронавирус белән авыр­ган булсаң да, прививка ясатырга кирәк. COVID-19дан терелгән кешеләрнең виру­ска карата табигый иммунитетлары бар­лыкка килә. Әмма аның күпмегә кадәр дәвам итәчәге, сезнең никадәр саклан­ган булуыгыз төгәл билгеле түгел. Вак­циналар ышанычлы саклану тәэмин итә. Вакцинаны авырып терелгәннән соң берничә ай үткәч ясатырга тәкъдим ителә.

– COVID-19дан булган вакциналар ДНКга үтеп керә аламы?

– Юк, бу авыруга каршы булган бер генә вакцина да сезнең ДНКгыз­га берничек тә тәэсир итми, аның белән бәйләнешкә керми. Вакцина­лар организмның иммун клеткаларын коронавирусның генетик материалының фрагментлары белән таныштыра, алар аны истә калдыра һәм вирустан саклау­га юнәлтелгән антитәнчекләр ясый баш­лыйлар.

– COVID-19га каршы вакциналар бала табуга тискәре йогынты ясый аламы?

– Бер төрле вакцинаның да, шул исәптән коронавируска каршы вакцинаның да хатын-кызлар яисә ир- атларның фертильлегенә тәэсир итүе ис­батланмаган. Россиядә җитештерелгән коронавируска каршы вакциналар ла­боратория хайваннарында нәселгә тәэсир итүне бәяләүгә тиешле тикшерү үтте. Тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады. Хәзерге вакытта бала табарга планлаш­тырсагыз, вакцинацияләүдән соң мон­нан баш тартырга кирәкми.

– Вирус үзгәрүчән. Вакциналар яңа вариантларга карата да эшләячәкме?

– Бөтен дөньяда экспертлар әлеге авыруның яңа вариантларын, аларга ка­рата вакциналарның нәтиҗәлелеген да­ими өйрәнә. Әлегә авыру барышына яисә эпидемия процессына тәэсир итәрлек патоген үзгәрешләр ачыкланмаган. Бер яисә берничә вариантка карата кайсы да булса вакцинаның нәтиҗәлелеге кимрәк булуы расланган очракта вакцинаның со­ставын үзгәртергә мөмкин булачак.

Вирус таралмасын өчен привив­ка ясату мөһим. Бу вирусның үзгәрү мөмкинлеген киметәчәк. Роспотребнад­зор вирусның үзгәрүенә даими күзәтү алып бара.

Шул ук вакытта социаль дистанция саклау, маска киеп йөрү, кулларны юу һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү актуаль булып кала.

– COVID-19га каршы вакцина авы­руга тестка уңай нәтиҗә күрсәтә ала­мы? Мәсәлән, ПЦР-тестка яисә анти­ген тестка?

– Юк. Тестны ясаганда кешенең имму­нитеты түгел, ә актив авыру булу-булма­вы тикшерелә.

– Прививкадан соң кеше коронави­рус белән авырырга мөмкинме?

– Коронавируска каршы прививка­дан соң да авырырга мөмкин. Прививка ясатканнан түгел, ә авыруны йоктырган­нан соң. Әмма мондый очраклар сирәк. Һәм алар вакциналауның тулы курсын тәмамламаган яисә саклану чараларын үтәмәгән кешеләрдә күзәтелә. Вакцина ясатканнан соң авырган кешеләр инфек­цияне җиңел кичерә, өзлегүләр булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International