Әлки районы ГХАТ бүлегендә майда биш бәби теркәлгән

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Нарасыйларның икесе малай, өчесе кыз. Бер бала – гаиләдә беренче, өч бала икенче булып туган. Ә бер гаилә – Базарлы Матакта яшәүче Азат һәм Раилә Хуҗиннар – дүртенче бәбиләрен алып кайткан. Уллары Арслан дөньяга килгәч аларның хәзер ике малайлары, ике кызлары булган.

Ә ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә 47 бәби исәпкә алынган. Аларның 29 ы – малай, 18 е кыз. Тугыз бала – гаиләдә беренче, 15 бала –икенче, 16 бала – өченче, 5 бала – дүртенче булып дөньяга килгән. Берәр гаиләдә алтынчы һәм җиденче нарасыйларын сөю бәхетен татыганнар.

Узган айда районда ике пар өйләнешкән, ел башыннан 24 никах теркәлгән. Тик менә  майда дүрт гаилә таркалган, ә биш айда 13 пар араларын өзгән. Узган айда 23 кеше, ә ел башыннан 121 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: былтыр майда район ЗАГС бүлегендә 9 бәби (ел башыннан – 47) теркәлгән, 3 пар (19) гаилә корган, 1 пар (8) аерылышкан, 28 кеше (131) вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International