«Бердәм Россия» праймеризында өч меңгә якын кеше тавыш бирде

2021 елның 4 июне, җомга

24 майдан 30 майга кадәр «Бердәм Россия» партиясе үткәргән беренчел тавыш бирүдә әлкилеләр зур активлык күрсәттеләр.

Праймеризда районның 2766 сайлаучысы катнашты. 687 кеше электрон тавыш бирде, ә 2079 кеше сайлау участокларына килде.

Буген, референдумның соңгы көнендә,офлайн, ягьни гадәти тавыш биру оештырылды.

Билгеле булганча, агымдагы елның сентябрендә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. «Бердәм Россия» партиясе Югары закон чыгару органына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итәр алдыннан халык белән киңәшләшә, ягъни тәкъдим ителгән кешеләрне сайлый. Праймериз – сайлау алды кампаниясе, ул шул максат белән үткәрелә. Праймеризда катнашу өчен республикада 96 кандидат теркәлгән.

Праймеризда теләгән һәркем катнаша алды. Иң элек кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирү оештырылды. Ә 30 майда, референдумның соңгы көнендә, офлайн, ягъни гадәти тавыш бирү оештырылды.

Районда праймеризда тавыш бирү өчен сигез авыл җирлегендә ун хисап участогы эшләде.

Буген, 30 майда санау участогына килгән hәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелде. Аларның берсендә- 28нче Тубән Кама бермандатлы сайлау округы буенча сигезенче чакырылыш РФ Дәуләт Думасы депутатлыгына "Бердәм Россия" партиясеннән алга таба кандидат итеп чыгару өчен дурт кандидатура, икенчесендә- бердәм сайлау округы, ягьни партия исемлеге белән депутатлыкка кандидатлыкка баручылар (76 кеше). Исемлекләрдәге теләсә купме кандидат өчен тавыш бирергә була. Тавыш бирудә теләгән бар кеше дә катнаша ала.

Район санау участокларында иртәдән зур җанлылык хөкем сөрде. Бюллетеньнәр алу өчен хәтта 4-5 кешелек чиратлар хасил булды.

Әйтик, район мәдәният йортында урнашкан 735 нче участокта көн уртасына инде 148 кеше тавыш бирде. Участок санау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева сайлаучыларның активлыгын, участокка яшьләрнең куп килуен билгеләп утте.

Ә тулаем район буенча көндезге сәгать 12 гә 1102 сайлаучы праймеризда тавыш биргән.

РФ Дәүлат Думасына Татарстаннан" Бердәм Россия"сәяси партиясеннән кандидатлар исемлеген булдыру буенча узган праймеризда халык теләп катнаша.Әйтик Чуаш Кичүе санак участогында көн уртасында инде 120 кеше сайлауларда катнашкан иде.

   Әлеге участокта Борискино авыл җирлегенә караган торак пунктлар халкы да тавыш бирә.Иң беренче булып сайлау бюллетенен Иске Әнҗерәдән Миләүшә Мәхмүтова алды.

   " Кулым җиңел булсын, халык өчен мәрхәмәтле кешеләр депутатлыкка сайлансыннар" дип бюллетенен урнага төшереп җибәрде.

Ташбилгедә яшәүче Механизатор Рафаэль Сафин (ташбилгелеләр балалар иҗаты йортында урнашкан участокта тавыш бирделәр) праймеризда теркәлгән Татарстан кандидатлары арасында яшьләр күп булуын канәгатьлек белән билгеләп үтте.

- Дәүләт Думасының яңа составы авылны саклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле чаралар күрсен өчен  депутатларга эшлекле, инициативалы, кыю яшьләр узсын иде, - диде ул.

Һәрвакыттагыча, район медицина хезмәткәрләре праймеризда югары активлык күрсәттеләр. Район мәдәният йортында исәп-хисап участогына беренчеләрдән булып Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенең шәфкать туташлары Наталья Гнеденкова һәм Нурания Закирова килде.

– Үз гражданлык позицияңне күрсәтү бик мөһим, дип саныйм, – дип билгеләп үтте акушерка Наталья Гнеденкова. – Мин халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, аерым алганда, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Бердәм Россия» партиясе сәясәтен хуплыйм. Бу көздә РФ Дәүләт Думасы депутатлары илебез алдында торган бурычларны хәл итү өчен барысын да эшләр дип өметләнәм.

Район Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин праймеризда онлайн-тавыш бирүдә катнашты.

Ә район Башкарма комитеты җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Илнур Йосыпов 30 майда яшәү урыны буенча хисап участогында тавыш бирде.

– Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителәчәк һәм сайланачак кандидатлар сайлаучылар тәкъдим һәм теләкләрен исәпкә алып эшләячәк, халыкның ышанычын аклар дип уйлыйм. Чөнки «Бердәм Россия» – ул реаль эшләр партиясе. Бүген республикада партия инициативасы буенча кабул ителгән 40ка якын программа эшли. Аларның күбесе авыл җирлегендә яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Праймеризда әлкилеләрнең актив катнашуы аларның бу партиягә ышаныч белдерүләре турында сөйли, - дип басым ясады Илнур Йосыпов.

Районда тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләрен, санитар кагыйдәләрне үтәү белән үткәрелде. Барлык хисап участокларында да тавыш бирү тыныч узды, тәртип бозулар теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International