Әлки районы балалар иҗат йорты педагогы “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсы лауреаты булды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Районыбыздан Балалар иҗат йорты педагогы Максим Муштаков  республика бәйгесендщ катнашты.

Финалга чыкканчы Максим  бәйгенең зона этабында җиңү яулаган, аннан соң читтән торып катнашу турының барлык биремнәрен дөрес үтәгән. Беренче көнне безнең педагог мастер-класс күрсәтә һәм иң яхшы 10 катнашучы арасына эләгә. Конкурсның икенче көнендә  Максим Муштаков республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина белән “түгәрәк өстәл”дә катнаша. Анда ул кумирлары үрнәгендә балаларда лидерлык сыйфатларын үстерү мәсьәләсен күтәрә. Безнең укытучы конкурс лауреаты дипломына һәм истәлекле бүләккә лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International