Газинур дөнья чемпионы булды

2013 елның 14 мае, сишәмбе

Шулай итеп, районыбызда хәзер үз дөнья чемпионыбыз бар. Дөнья чемпионатында катнашу хокукын Газинур Фәттахов Татарстан һәм Россия беренчелекләрендә җиңеп яулады. Ә бит бу җиңүләргә юл җиңел булмый. Газинур спорт белән мәктәп елларында ук дуслаша. Көрәш, гер һәм штанга күтәрү секцияләрендә шөгыльләнә, йөгерүдә, чаңгы шууда аңа тиңнәр булмый. Аны спорт белән дуслаштырган беренче остазы Карга мәктәбенең элекке физкультура укытучысы Фәрит Хәсәншин була. Аннан соң Газинур Әнвәр Галимов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әнә шулай мәктәп елларыннан ук спортка мөкиббән була егет һәм бу шөгыленнән беркайчан да аерылмый.
Мәктәпне тәмамлап Буа ветеринария техникумына укырга кергәч тә ул  барлык спорт ярышларында катнаша, армиядә хезмәт иткәндә дә спорт белән яратып шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International