Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Автостанция дә эшли, кибет тә ачылды
2013 елның 14 мае, сишәмбе
Заманында автостанция бинасын, бәлки шул заман модасы артыннан куыптыр, хәйран зур итеп төзегәннәр. Әмма бездә калалардагы кебек мондый иркен бинага ихтыяҗ булмады. Тора-бара бу зур бинаны җылыту проблемасы да туа. Соңгы елларда автостанция салкын, тыштан да, эчке ягыннан да шыксыз бер йорт булып калды. Аның элекке хуҗасы (автостанция Болгар автопредприятиесенә карый иде) бинаны ремонтлаудан баш тартты. Һәм автостанция күз көеге булып олы юл буенда басып тора бирде.
Район җитәкчеләре бу йортка чын хуҗа эзли башлыйлар. Тик бер шарт белән – автостанция бинасы үзенең төп вазыйфасын башкарырга тиеш. Ягъни, яңа иягә күчкәч тә бу бинада автостанция хезмәтләре күрсәтүне саклау, юлчыларга автобус көтү шартлары тудыру, башка төр уңайлыклар булдыру таләбе куела.
Автостанция бинасын эшмәкәр Радик Гатауллин сатып ала. Ул биредә шактый гына ремонт эшләре башкара. Берара, Базарлы Матак автостанциясез калды, дип борчылырга ашыгучылар да була. Әмма Радик Разакович сүзендә тора, район үзәгендә автостанция хезмәтләре күрсәтү саклана. Биредә халык автобус маршрутларын алдан белешә, билетлар сатып ала ала. Үзеңә кирәкле автобусны җылы, якты, уңайлы залда көтү мөмкинлеге тудырыла. Шунда ук кайнар чәй, камыр ризыклары белән тамак ялгап алырга була. Юлаучылар хәзер автобуска яңгырлы көнне дә чыланмыйча, түбә астында гына утырып китә яисә кайтып төшә алалар.
1 майда автостанциянең икенче яртысы да эшләп китте. Бу көнне шарлар белән бизәлгән, музыка уйнап торган бина алдына халык та шактый җыелган иде. Биредә "Роско" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте көнкүреш товарлары сату кибете ачып җибәрде. Район үзәгендә көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче мондый зур кибет беренчесе әле.
Кибетне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнаштылар. Фердинат Дәүләтшин тантанада чыгыш ясап:
–Районыбыз үзәге елдан-ел үсә, матурлана бара. Халыкның да тормышы көннән-көн яхшыра. Базарлы Матакта исемнәре танылган зур фирмаларның кибетләре күпләп ачылуы да шуның бер билгесе. Хәзер менә район халкы Казанга, башка шәһәрләргә бармыйча гына бу "Роско" кибете аша үзенә кирәкле һәм ошаган көнкүреш техникасын сатып ала ала. Мин моны бик уңай күренеш дип саныйм һәм кибетнең районыбыз халкы ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндереп эшләвен телим,–диде.
"Роско" ҖЧҖ генераль директоры Илдар Билалов:
–Безнең шундый кибетләр челтәре Кама аръягы районнарында эшли иде инде. Без бирегә Әлки җирендә дә үз сатып алучыларыбызны табарбыз дигән ышаныч белән килдек,–ди.
Ал тасмалар киселде. Без яңа кибет бусагасын атлап үттек. Әйтергә кирәк, кибеткә килеп кергәч тә бу Базарлы Матакмы, әллә Казанның бер зур кибетеме, дип уйлап куярсың. Көнкүреш өчен кирәк булган җиһазларның ниндие генә юк – 30-40 төрле телевизор, кер юу машиналары, газ плитәләре, суыткычлар һәм башкалар, һәм башкалар.
Кибет хуҗасы Илдар Мансуровичка болай дим:
–Әйтик, мин суыткыч сатып алдым ди. Ә ул минем җиңел автомобильгә сыймый…
–Бездән җиһаз сатып алучыларга арзанга гына транспорт хезмәте күрсәтелә. Базарлы Матак эчендә товар сатып алучының өенә аны 150 сумга илтеп бирәбез. Ә авылларга исә ара ераклыгына карап – бер километрга 10 сум исәбеннән транспорт хезмәте күрсәтеләчәк, – ди ул.
Кибеттә алты кеше үзенә даими хезмәт урыны тапкан. Автостанция бинасының да йөзе үзгәреп китте. Әле тора-бара ул иң матур йортка әйләнеп, тирә-юньне ямьләндереп торыр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз