Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Рәхмәт сүзләре йөрәктән агылганда…
2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бөек бәйрәм, үзәкләрне өзә, күзләрдән яшь китерә, күңел кылларының иң нечкәләрен тибрәндерә торган бәйрәм бу. Бик күпләр, гаиләләрен, туган-тумачаларын, хәтта биләүдәге сабый балаларын, оныкларын да ияртеп, кемдер боерыгына түгел, йөрәкләре кушканча мәйданнарга ашыга, бабаларыбыз, якын туганнарыбыз истәлегенә һәйкәл итәгенә салырга дип чәчәкләр алып килә. Ел да кабатлана, әһәмиятен, мәгънәсен һич югалтмый торган бөек бәйрәм, бөтен халык бәйрәме бит ул – 9 Май.
Базарлы Матак үзәгендәге тантаналы митинг парад белән башланып китте. Башта мәйданга район җитәкчеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, дәрәҗәле кунаклар, оешма-учреждение вәкилләреннән торган зур төркем керде. Аннары автомашиналар колоннасы узды. Беренче машиналарның арбаларында үзешчәннәребез солдатларны сугышка озатуны, тыл хезмәтчәннәре торышын, җиңү шатлыгын чагылдырган күренешләрне сәхнәләштергәннәр, бик тәэсирле булды бу. Аннары нык адымнар белән басып, сугышчы-интернационалистлар, эчке эшләр һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары хезмәткәрләре, үзәк хастаханә коллективы, мәктәп укучылары, хәрби-патриотик клублар әгъзалары үз урыннарын алдылар.
Тантаналы митингны ике телдә бик тәэсирле итеп Татьяна Петухова һәм Ринас Шиһапов алып бардылар. Алар китергән берничә санны язып үтәсе килә. 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышында 27 миллион совет кешесенең гомере өзелгән, ягъни һәр көн саен 14 мең, һәр сәгатьтә 600, һәр минут саен 10 кеше һәлак булган.
–Аларны онытырга хакыбыз юк!–Бу сүзләр митингның асылын ачып салды.
Әлкилеләр белән бергәләп бәйрәм итү өчен башкалабыздан кунаклар килгән иде. Алар арасында территорияләр эшләре буенча идарәнең баш киңәшчесе Айрат Малюков, ришвәтчелеккә каршы көрәштә ярдәм күрсәтү комитеты рәисе Петр Сысоев, Казан университеты профессоры Альберт Борһанов һәм башкалар бар иде.
Митингта катнашучыларны бәйрәм белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.
–Бу якты бәйрәм һәрберебезнең йөрәгендә. Бөек Җиңүгә халкыбыз бик авыр сынаулар аша иреште. Бүгенге матур тормышыбыз хакына һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк,– диде ул.
Митингта катнашучыларны район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмалары район советы рәисе Фаиз Шакиров, Базарлы Матак мәктәбе укучысы Энҗе Гаязова, район мөхтәсибе Ислам Шәйхетдинов, протоиерей Андрей Зиньков котлады. Ә меценат Геннадий Волостнов бертөркем әлкилеләргә бүләкләр тапшырды.
Шуннан соң Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр, гирлянда һәм веноклар салынды, аяз зәңгәр күккә төрле төстәге шарлар очты, Җиңү көне хөрмәтенә салют атылды.
Тантаналы митингтан соң бәйрәм зур концерт белән дәвам итте. Зәңгәр күктән юмарт яз кояшы җылы нурларын сибеп, бәйрәмне аеруча күңелле, матур, якты итте бу көнне.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз