Җәяүлеләр хәвефсезлеге өчен

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Үткән елда республикада 1841 җәяүлене таптату очрагы теркәлгән, 191 кеше һәлак булган, 1761 кеше яраланган.
Быелның өч аенда 308 таптатуда 32 кешенең гомере өзелгән, 286 кеше яраланган инде.
Юл хәрәкәте инспекторлары транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын күпләп теркиләр (быелның 3 аенда 20 мең очрак). Ә бит мондый кагыйдә бозган өчен 800-1000 сум күләмендә штраф каралган.
Кеше  таптатуларның 60 процентында шоферлар гаепле булса да, җәяүлеләр шуны онытмасын иде: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә торып үтәмәү бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, быелның беренче кварталында җәяүлеләр гаебе белән 121 таптату очрагы теркәлеп, аларда 21 кеше үлгән. Гадәттә фаҗига юлны тиеш булмаган җирдә аркылы чыкканда килеп чыга. Кагыйдәләрне бозган өчен җәяүлегә салына торган штраф күләме 200 сум.
Юл хәрәкәте инспекторлары кисәтә: юлда һәркем бик игътибарлы булсын иде! Юлның транспорт йөри торган өлешен җәяүлеләр сукмагыннан, ә юл кисешкән җирдә тротуар яисә юл чите сызыгыннан гына үтәргә ярый. Күз күреме ераклыкта җәяүле юлы булмаса, юлны ике якка да ачык күренеп торган, чикләүләр булмаган җирдә аркылы чыгарга ярый. Тәүлекнең  караңгы вакытында киемдә яктылык чагылдыра торган элементлар, әйтик, беләзекләр булсын.
Машина фарларын кабызып хәрәкәт иткәндә җәяүле 25-30 метр арада гына күренә. Әгәр ул яктылык кайтаручы беләзек таккан икән, әлеге ераклык 130-140 метрга, еракка яктыртучы фарларны кабызгач, 400 метрга чаклы арта. Яктылыкны кайтаручы браслет җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.
Исегездә тотыгыз: юл хаталарны кичерми. Шуңа да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шуның белән үзегезнең гомерне дә, башкаларныкын да куркыныч астына куймаска кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International