Иң яхшы белгечләр грант ота ала

2013 елның 18 мае, шимбә
Грант алуга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы белгечләре бу ел башыннан башкарган эш нәтиҗәләре буенча дәгъва кыла алачак. Алар арасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс 2013 елның 1 октябреннән 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста төрле яшьтәге, югары, тәмамланмаган югары, урта һөнәри белемле, үз квалификациясендә югары  күрсәткечләргә ирешүче, хезмәт коллективында абруйлы белгечләр катнаша ала. Конкурста катнашырга теләүчеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының http:// agro.tatapstan.ru сайтында заявка калдыра алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International