Коронавирус йокламый

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә үпкә ялкынсынуыннан алты кеше дәвалана. Аларның икесе кислород аппаратына тоташтырылган.

Коронавирус даими мутацияләнә, торган саен "кырысрак" була бара. Хәзер кешеләр тагын да көчлерәк авырый, сәламәтләнгәч тә организм тиз генә тернәкләнми, вирус үз эзен озакка калдыра. Ковидны йөгәнләүнең бердәнбер юлы – вакцинация. Районда вакцина запасы җитәрлек, прививканы торак пунктларда һәм район үзәгендә яшәүчеләр дә алырга мөмкин. Бу тыныч яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бирә. Вакцина ясатучыларның саны көннән-көн арта бара. Ләкин, әйтик, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында андыйлар аз әле. Табиблар 60 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк кешеләргә прививка ясау аеруча мөһим булуын искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International