Бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче көне

2021 елның 17 сентябре, җомга

17, 18, 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза.

Өч көн дәвамында район торак пунктларында сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 гә кадәр ачык булачак.

Бу көннәрдә районда 5 участок буенча Әлки муниципаль районының вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау да узачак.

Бу сайлаулар-безнең ил өчен иң мөһим вакыйга, һәм һәркем анда катнаша һәм үз гражданлык позициясен белдерә, Россия Дәүләт Думасында үзенә күрсәтелгән ышанычны акларга сәләтле лаеклы кандидат өчен тавыш бирә ала. Сайлауларда һәр тавыш мөһим. Һәркайда ковидка каршы чаралар үтәләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International