Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы узачак

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына юл куймау буенча эшне көчәйтәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә муниципаль хезмәткәрләр, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары ярдәм күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International