Өстәл уеннары, беренче чиратта, шахмат заряд алу өчен менә дигән ысул. Монда эмоцияләр дә, стратегияләрнең көрәше дә, акыл өчен файдалы гимнастика да, җиңү шатлыгы да бар. Хузангай урта мәктәбендәге икенче кат коридорында шахмат зонасы төзекләндерелде. Моның өчен биредә кирәкле шартлар тудырылган: стенд рәсмиләштерелгән, өстәлле урындыклар, зур шахмат кыры, шахмат фигуралары, сәгать. Төзекләндерелгән шахмат зонасы барлык укучыларны үзенә тартып тора торган урынга әверелде. Укучылар тәнәфестән һәм дәресләрдән соң да шахмат уйный.