13 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында төрле чаралар узды. Укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү буенча тематик чаралар, экологик экскурсияләр, әдәби кичәләр, рәсем һәм кул эшләре сәгатьләре, тематик әңгәмәләр, күргәзмәләр-презентацияләр, уен программалары оештырылды