Үз чыгышында хезмәткәрләр юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында, юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, балалар өчен махсус утыргычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан файдалану турында сөйләделәр, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларның файдалы булуы турында искәрттеләр, ата-аналарны урамда һәм юлларда балаларның дөрес үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында искә төшерергә өндәделәр . Ата-аналар, үз чиратында, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында видеофильм күрсәтелде, ата-аналар өчен фонарьлар һәм белешмәлекләр өләшенде