Ишәрә теле (жест) көне

2021 елның 24 сентябре, җомга

23 сентябрьдә миллионлаган чукрак һәм начар ишетүче кешеләр тормышында аларның әһәмиятенә игътибар итәргә өндәүче Халыкара ишәрә телләре көне (International Day of Sign Languages) билгеләп үтелә.

23 сентябрь көнне, “Каргалы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУндә бу көнгә багышланган видео-дәрес үткәрелде.

Истәлекле дата БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2017 елның декабрендә игълан ителде. Әлеге оешма мәгълүматлары буенча, дөньяда 72 миллионнан артык чукрак кеше яши, алар өчен ишарә теле тышкы дөнья белән аралашуның төп формасы булып тора, 300 чамасы ишәрә тел, шулай ук ишарәләрнең халыкара теле бар. Дөнья җәмәгатьчелеге ишәрә телен тулы хокуклы табигый тел дип таный.

Датаны игълан иткән БМО ишетү буенча инвалид булган кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда ишәрә телләренең ролен ассызыкларга омтылды. Бу - җәмгыятьне тотрыклы үстерү программасы принципларына туры килә, алар нигезендә кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклау, шулай ук тел һәм мәдәни күптөрлелекне яклау аның максатларына ирешү юлында мөһим адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International