Базарлы Матак авылында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре янында җәяүлеләрнең хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе каралды. Комиссия тарафыннан юл билгеләре кую мәсьәләсе хәл ителде. Шулай ук Юхмачы авылында тәүлекнең караңгы вакытында җәяүле катнашында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте очрагы да каралды, аның киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Бу вакыйга Алексеевск – Югары Колок юлындагы Юхмачы ТКсы янындагы участокта булган өченчесе. Комиссия тиешле карар кабул итте.