Утырышта район АТК әгъзалары, район Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары катнашты. Үткәрелгән уку-укыту күнегүләре барышында түбәндәге гамәлләр эшләнелде:
- Әлки районы территориясендә террорчылык куркынычының югары «сары» дәрәҗәсен билгеләү белән террорчылык актын кылуның реаль мөмкинлеге турында сигналын алуны муниципаль район БДСна хәбәр итү;
- район АТК һәм оператив төркемнең уртак утырышы үткәрелде;
- әзерләнә торган террорчылык актын булдырмауга, шулай ук аның мөмкин булган очракта нәтиҗәләрне минимальләштерүгә юнәлдерелгән тренировкада катнашучыларның уртак гамәлләре эшләнде.