Нурбарья Вәлиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрар улы, район Советы Аппараты җитәкчесе Шәфиев Илмир Замир улы һәм Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Сәлахов Рәмис Әнвәр улы килде . Әбигә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты һәм авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр