Башка авыл җирлекләре арасында Чуаш Борнае җирлеге мәйданы һәм халкы саны белән урталыкта тора: 300 дән артык йорт-хуҗалыкта 868 кеше гомер итә. Борнайларның икесе дә төзек, матур. Тугандаш халыклар күршеләр булып яши һәм эшли: балалар урта белемне бергәләп алып бетерәләр, ә өлкәннәр диненә карап мәчеткә я чиркәүгә килеп дога кыла.
2 мартта “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итүе кабинетында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова халыкны социаль мәсьәләр буенча кабул итә.