Район үзәгендәге иң озыннардан булган Хәмидуллин, Кояшлы, Кыр, Имәнлек урамнарына агачлар утыртылды
19 октябрьдә Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов районда халыкны шәхси сораулары белән кабул итәчәк.
Кабул итү район хакимияте бинасында була, сәгать 10 да башлана. Алдан язылу өчен тел.: 21-7-57.
Узган җомгада Базарлы Матак хастаханәсе хезмәткәрләре район үзәге базарында халыкка гриппка каршы вакцина ясадылар.