Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә гомуми ата-аналар җыелышы узды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Җыелышта гимназия директоры Ф.Г. Яруллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шагалиева Ә.Р., директор урынбасары Идиятуллина Г.М., балигъ булмаганнар эшләре буенча баш инспектор Г. Ю. Сәгыйтова, ТИН укытучысы Вәгыйзов Л.Ф., педагог-психолог Мәүзютова Н. С., мәктәп шәфкать туташы Яруллина Ф. К., Әлки МР ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сафин Р. Р., 1-11 сыйныф җитәкчеләре, 1-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре чыгыш ясады.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.   2020-2021 уку елы өчен гимназиянең укыту-тәрбия эшенә анализ. 2021-2022 уку елына эш режимы Гимназия директоры Ф. Г. Яруллина

2.   "Гимназиядә имин тормыш нигезләре булдыру буенча эшне оештыру". “Экстремизмга-юк!” куркынычсызлык айлыгы. Вәгыйзов Л. Ф.

-“Хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау; барлык төр бәйлелекне профилактикалау эше” ПДН инспекторы Сәгыйтова  Г.Ю.

- Юл хәрәкәте иминлеге. ЮХИДИ начальнигы Сафин Р. Р.

- Интернет-куркынычсызлык. Ата-аналар контроле. Информатика укытучысы Лазарева Т. А.

3. Укучыларның сәламәтлеген саклау. Гриппны профилактикалау. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту профилактикасы. Шәфкать туташы Яруллина Ф. К.

4. Сәламәт туклану. 2021-2022 уку елына ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру. Ташламалы туклану. Гимназия директоры Ф.Г. Яруллина.

5. Психологик хезмәт. Чыгыш «Бала белән янәшә булырга". 2021-2022 уку елына психологик абонемент. Педагог-психолог Мәүлетова Н.С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International