Лизинг, субсидия, кредитлар

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Ул, башкала белгечләре белән таныштырганнан соң, сүзне башкарма комитетның төбәк үсеше бүлеге җитәкчесе Людмила Ивановага бирде.
–Эшмәкәрлек район икътисадының барлык тармакларына үтеп керде һәм уңышлы гына үсеп килә. Моның өчен районда барлык шартлар тудырыла, бернинди киртә юк,–диде ул һәм кызыклы саннар китерде. Әйтик, урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларының яртысы сәүдә, 17 проценты авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү, 10 проценты төзелеш белән бәйле. Үткән елда эшмәкәрлекнең барлык тармакларында 563,3 млн. сумлык товар җитештерелгән яисә хезмәт күрсәтелгән. Түләүле хезмәтләр күләме 2011 ел белән чагыштырганда 4 процентка үскән һәм 170 млн. сум тәшкил иткән. Бездә хәзер көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче 26 предприятие, 10 шәхси аптека, кәрәзле элемтә салоннары, такси, йөк ташучылар бар.  Әмма химик чистарту, кием тегү, көнкүреш техникасын ремонтлау хезмәтләре бөтенләй юк әлегә.
Людмила Иванова әйтүенчә, үткән 2012 елда "Заготпром" конторасы барлыгы 100872 мең сумлык чимал хәзерләгән; эшмәкәрләр транспорты белән 259 мең тонна йөк ташылган, кече бизнес катнашында 617 млн. сумлык төзелеш эшләре башкарган… Кыскасы, җәмгыятьнең тотрыклылыгын гарантияләячәк эшмәкәрләр "классы" – урта сыйныф актив рәвештә үсә, төрле тармакларда үзенең йогынтысын арттыра.
–Ә без сезгә бу үсештә төрлечә ярдәм итәргә әзер. Бүгенге очрашуыбызның максаты да – 2013 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары турында сезгә тулы мәгълүмат бирү,–диде ТР икътисад министры урынбасары, Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин һәм шушы тәкъдим ителә торган ярдәм төрләренә тукталып үтте. Дәүләт ярдәме җиде юнәлештә күрсәтелә икән. Алар арасында авыл эшмәкәрләрен төрле җиһаз һәм техниканы лизингка алу, энергия саклаучы технологияләр кулланучыларның, инновацион продукция җитештерүчеләрнең, предприятиеләрен электр челтәренә тоташу чыгымнарын субсидияләү, кадрлар укыту һәм әзерләүгә тоткан чыгымнарын каплашу кебекләре бар.
Департамент оешканнан соң (элек эшмәкәрләргә ярдәмне махсус Агентлык күрсәтә иде, аның эшендә җитешсезлекләр ачылгач, функцияләре икътисад министрлыгына тапшырылды), төрле программаларда катнашу шартлары да эшмәкәрләр өчен уңай якка үзгәргән. Мәсәлән, гаризалар хәзер ел әйләнәсе кабул ителә, таләпләргә туры килеп бетмәсәләр, аларны кире алып, эшләп-төзәтеп бирергә була.
Рөстәм Рәфкать улы республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге төзелгәнлеген дә әйтте. Аның вәкилләре республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә булачак икән. Димәк, эшмәкәрләр белән департамент арасы якынаячак, дигән сүз. Әмма бу вәкиллекләрнең кайчан барлыкка киләсен министр урынбасары төгәл әйтә алмады әле.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Җәүдәт Ахманов эшчәнлекләренең максаты – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү, дип белдерде. Әйтик, эшмәкәргә зур суммада акча кирәк, әмма кредит алу өчен залогны тәэмин итү мөмкинлеге юк. Татарстан Республикасы Гарантия фонды бу очракта эшмәкәр өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.
–Фонд белән эшләүнең зур өстенлекләре бар: милекне бәяләү һәм страховать итү кирәкми, заявкалар кыска вакытта карала, яңа документлар пакеты соралмый һәм башкалар. Фонд республикада эшләүче 21 банк белән килешү төзеде,–диде Җәүдәт Шавинурович.
Россия Саклык банкының 4678 нче Алексеевск бүлекчәсе белгече Ирек Шәйхетдинов төрле  кредитлар турында сөйләп үтте. Уңай үзгәрешләрдән: 1 марттан "Бизнес" продукт линейкасы кредитлары буенча процент ставкалары кимегән, кредит рәсмиләштергән, кредитны вакытыннан алда каплаган өчен комиссияләр бетерелгән, авыл хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен ставкалар 3 процентка кадәр киметелгән. Автомобильләр җитештерүчеләр белән килешеп, Саклык банкы үзе аша машина алучыларга 12 процентка кадәр ташлама бирү мөмкинлегенә ирешкән.
"Россельхозбанк"ның райондагы өстәмә офисы баш икътисадчысы Фәрит Ибәтов та үз учреждениесе тәкъдим иткән кредитлау төрләрен санап үтте.
Казан кунаклары Әлки эшмәкәрләре үзләрен сорауга күмәрләр дип уйласалар да, зал тарафыннан кызыксыну билгеләре, сорау-мазар күренмәде һәм ишетелмәде. Бәлки, эшмәкәрләребез министрлык вәкилләрен аңлап та бетермәгәннәрдер, ә бәлки эшчәнлекләрендә банклардан битәр үз көчләренә таянуны өстенрәк күрәләрдер. Ә бит киңәшмәдә, әйтик, шул ук «Лизинг-грант» буенча да кызыклы гына тәкъдимнәр әйтелде. Бәлки, алар турында бераз уйлангач, һәрьяклап үлчәп карагач, эшмәкәрләрнең кайберләре бу программаларда катнашырга исәп тә итәр әле. Мондый очракта аларга район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International