5 октябрь көнне илебездә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көн саен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә – балаларны тәрбияләү һәм укыту, аларны хәзерге җәмгыятьтәге тормышка әзерләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә.
6 октябрь көнне, Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Әлки районы мәдәният йортында район укытучылары, тәрбиячеләре катнашында бәйрәм чарасы узды. Укытучы һөнәре вәкилләре турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде.
Алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган җырлар һәм район җитәкчеләре котлаулары яңгырады.