Әлеге чара җиңел такси автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кылуга ярдәм итә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын, шулай ук законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруны булдырмау максатында уздырыла.
Чара үткәрелгәндә автоинспекторларның игътибары такси йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә, такси йөртүчеләрнең пассажирлар йөртүгә, юл кәгазьләренә рөхсәтләре булуына юнәлтеләчәк.