Ярышларда Кама аръягының җиде районыннан 97 спортчы катнашты. 2009 елда туганнар һәм кечерәкләр арасында яшь бадминтончылар Злата Герасимова (1 урын), Алинә Камалетдинова (2 урын), Артем Бухаров һәм Эльза Даминова (3 урын) иң яхшылары булды. Турнирга балаларны тренер Максим Муштаков әзерләде
25-26 сентябрьдә Казанда узачак “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирының өченче турына зона этабында сайлап алу узган районыбызның 11 яшь спортчысы барачак.