Китапханәчеләр нәниләрне ачык йөз белән каршы алды һәм китап дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну һәм сокланулы караш белән китапханәче сөйләвен тыңлады. Ул балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аңлаешлы формада китапханә бүлекләре: абонемент, уку залы, уен бүлмәсе белән таныштырды. Балалар киштәләрдә китапларның ничек куелуын, балаларның күбрәк нәрсә укырга яратуын белделәр.
Шулай ук «Әкият героен тап»дип исемләнгән әкият геройлары турында кызыклы дәрес үткәрелде. Балалар бик күп тәэсирләр алдылар. Нәтиҗәдә, балалар яхшы, пөхтә укучы булырга һәм еш кына балалар китапханәсенә килергә вәгъдә бирделәр.
Экскурсия нәниләрне бик тәэсирләндерде. Балалар китапханәдән китәсе килмәде һәм алар ә әти-әниләре белән бергә тагы килергә сүз бирде. Китапханәгә бару барысына да бик ошады.
6 октябрь көнне “Салават күпере” балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләр район китапханәсендә булды. "Монда китаплар яши" дигән сүзләр белән экскурсия башланып китте. Мәктәпкәчә уку йорты балалары китапханәченең китапларны сайлау, китап белән дөрес эш итү, киштәләрдә куелу принциплары, китапханәдә үзеңне ничек тоту турындагы хикәясен зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар:
«Әкияттә кунакта»дигән әкият викторинасында актив катнаштылар. Яшь кунакларга уен бүлмәсендә бик ошады. Алар бик теләп матур китаплар карадылар һәм үзләренә ошаган уенчыклар белән уйнадылар.
Балаларның китапханәдән китәсе килмәде һәм алар укырга өйрәнергә һәм китапларны өйгә алырга вәгъдә итте, ә әлегә әти-әниләре белән китапханәгә килергә әзерлекләрен белдерде.