Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яшьлек дәрте әле сүнмәгән
2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Бүгенге пенсионерлар үткән гасырның 55-60 ы тулуга лаеклы ялга ашыккан өлкәннәреннән күпкә аерылып тора: әле энергия дә җитәрлек, йөз-кыяфәт тә әйбәт сакланган, йорт эш-мәшәкатьләре дә әллә ни түгел, көнкүреш шартлары яхшыра бара бит. Димәк, үзеңне каядыр "куярга" кирәк. Безнең район пенсионерлары өчен ел башыннан бирле бу яктан өр-яңа мөмкинлекләр ачылып китте бит әле: гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән тынгысыз, акыллы, искиткеч оештыру сәләтенә ия, әйткән сүзен эш-гамәлгә әйләндереп, җиренә җиткерә белүче Рәйсә Хәсән кызы Хәбибуллина, лаеклы ялга чыгып, бераз тын алып торды да, өр-яңа энергия белән Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсен булдыруга кереште. Менә бу очракта "җиң сызганып" дигән сүз бик урынлы, чөнки ел башыннан бирле кыска гына вакыт эчендә пенсионерлар оешмасы үзен күрсәтергә, танытырга өлгерде дә инде.
Җирле бүлекчәнең отчет җыелышында эшләгәннәр турында хисап тотып, Рәйсә ханым һәр пункт буенча җитешсезлекләрне атарга, аларны хәл итү юлларын күрсәтергә дә онытмады (бер уйласаң, әле бит оешма үзе дә нибары биш айлап кына эшли!). Әйтик, эш башында ук бүлекчә белән районның алты подразделениесе арасында килешүләр төзелгән булган. Мәсәлән, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән килешеп, өлкәннәр өчен физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган: төрле ярышлар үткәрелә, тренерлар билгеләнгән, атна саен өч сәгатьлек "Сәламәтлек мәктәбе" эшли, "Алинә" спорт залындагы тренажерлардан пенсионерлар бушлай файдалана. Безнең спортчы пенсионерларыбыз район ярышларында гына түгел, республика күләмендә дә җиңүләр яулыйлар!
Җитешсезлекләр мондый: бердән, спорт җиһазлары җитешми, икенчедән, авылларда әле сүлпәнлек зур, өченчедән, ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте белән берләшеп эшләргә кирәк, шулай иткәндә, оештыру мәсьәләләре җиңелрәк хәл ителәчәк.
Район үзәк хастаханәсен дә җәлеп иткән Рәйсә Хәсәновна: табиблар өлкәннәргә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында лекцияләр укыйлар; район үзәгендә яшәүче пенсионерларга гомуми диспансерлаштыру узу мөмкинлеге тудырылган. Әмма, графигы район газетасында басылса да, аннан файдаланучылар аз икән, мөгаен, аңлату эше җитеп бетмидер.
Мәдәният бүлеге белән килешүләр дә әйбәт кенә үтәлеп килә. Пенсионерлар төрле кичәләр үткәрәләр, концерт-конкурсларда катнашалар. Дөрес, әлегә читтә калучылар да күп икән, ә бит талант ияләре авыл саен бар! Яңа бүлекчә мәгариф идарәсе белән дә әйбәт кенә эшли башлаган – өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр, остара төшкән пенсионерлар инде конкурсларда катнаша башлаганнар. Әмма бу юнәлештә дә мөмкинлекләрнең кайберләре әлегә файдаланылмый, әйтик, "Өлкәннәр университеты" булдырылса, анда белем алырга теләүчеләр җитәрлек икән.
Кыскасы, пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе моңарчы беркем дә башкармаган, әмма бик кирәкле (районда җиде меңнән артык пенсионер бар бит) эшне башлап җибәрде. Аны тагын да киңрәк җәелдерү өчен һәр авылда актив, энергияле, тик торуны яратмаган кешесен табарга кирәк. Монда инде авыл җирлекләре советларының да, хәтта район хакимиятенең дә ярдәме һич артык булмас иде.
Бүлекчәнең отчет җыелышында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина (безнекеләрне үз канаты астына алган оешма), ветераннар оешмалары район советы рәисе Фаиз Шакиров һәм секретаре Рәхилә Хәбибуллина, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Каюм Фәсахов, баш табиб урынбасары Светлана Одушкина, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова һәм башкалар катнашып, үз фикерләрен әйттеләр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аннары Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсенә яңа әгъзалар кабул ителде. Оешмага керергә теләүчеләр көннән-көн күбәя икән бит! Димәк, яшь рухлы оешма өлкәннәребезнең күңелләрен яулап та өлгергән булып чыга.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз