Татарстанда йөздән артык граждан гараж амнистиясе нормаларыннан файдаланды инде

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, «гараж амнистиясе» турындагы закон эшли башлаганнан бирле аның мөмкинлекләреннән 115 татарстанлы файдаланган инде.  Яңа закон кысаларында Яр Чаллы һәм Казан халкы аеруча актив мөрәҗәгать итә. Әйтик, сентябрьдә автокалада "гараж амнистиясе" нормаларыннан гаражларның 46 хуҗасы файдаланды, Казанда - 68. Шулай ук "гараж амнистиясе" ярдәм итүчеләр арасында Чистай районы кешесе дә бар. Бу 72 яшьлек Павел Арбеев. Гаражны ул 1972 елда ук төзегән, 2018 елда теркәгән, ә менә җир кишәрлеген милеккә хәзер генә рәсмиләштерә алган. "Гараж амнистиясе" гамәленә кадәр Павел Григорьевич җир участогын кадастр бәясе буенча сатып ала кына алган булыр иде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләгәнчә, җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерә алмаган тагын бер сәбәп - алар урнашкан гаражларның "биналар" буларак теркәлгән булуы.

"Димәк, гараж билгеләнешендәге объектларның җир белән элемтәләре булмаган, димәк, җир кишәрлекләрен теркәү мөмкин булмаган, - дип аңлата Лилия Борһанова. - Күчемсез милек объектының төрен "бинадан" бары тик суд аша гына алыштырырга мөмкин иде. Хәзер исә, әлеге закон нигезендә, һәр хуҗаның моны судка кадәр тәртиптә эшләү мөмкинлеге бар һәм алга таба гараж торган җир кишәрлеген теркәү мөмкинлеге бар ".

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 1 сентябрьдән старт алган "гараж амнистиясе" гаражга гына түгел, җир кишәрлегенә дә хокукларны рәсмиләштерүне күздә тота. Шул ук вакытта законда дәүләттән яки оешмадан гараж алган гражданнар (шул исәптән, эшләгән оешмадан) һәм кооперативлар составында гаражлар хуҗалары (ГСК) файдалана ала. Тегеләренә дә, боларына да җирле үзидарә органына - башкарма комитетка - җир кишәрлеген бирү турында гариза бирергә һәм анда гаражның Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү көненә кадәр, ягъни 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелүен күрсәтергә кирәк. Милеккә кишәрлек бирү мөмкинлеге һәм документларны рәсмиләштерү органына тапшыру мәсьәләсен хәл итү күчемсез милек объектының урнашкан урыны буенча башкарма комитет шөгыльләнәчәк: Казанда - район администрацияләре, республика районнарында, кагыйдә буларак, бу Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары.

Белешмәгә:

Росреестр гражданнарга "гараж амнистиясе" буенча методик рекомендацияләр эшләде, алар гади һәм аңлаешлы формада гаражларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү процедурасы турында сөйлиләр. Аның белән Татарстан Росреестрының  rosreestr.tatarstan.ru сайтында "Эшчәнлек" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International