Түбән Колчура, Югары Колчура, Карата һәм Чуаш-Бурнаев авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре Түбән Колчура авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында “Бердәм гаилә булып Татарстанда яшибез” концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы бай һәм төрле иде. Залда утыручы тамашачылар җирле артистларны көчле алкышлар белән каршылады, ә үзләре уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алды.