Әлеге бурычны гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге (алга таба - Электрон сәүдә үзәге) оештырылды.
2021 елның 8 октябреннән 7 ноябренә кадәр Электрон сәүдә үзәге һәм «Ак Барс» Банк» ГАҖ (ПАО) IWENGO Бизнес-мәктәбе белән берлектә эшмәкәрләр өчен «Маркетплейсларның көзге марафоны» үткәрергә планлаштыра. Марафон вакытында Электрон сәүдә үзәге эшмәкәрләрне маркетплейсның эш процесслары буенча этаплап алып барачак, бу җиңел, уңайлы һәм керем китерә.