Хәзерге вакытта гражданның булачак пенсиясенең нигезе - эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә кертемнәре. Россия Пенсия фондына кертемнәр рәсми хезмәт хакы фондыннан гына исәпләнә һәм түләнә.
Хезмәт договорын төземәгән һәм хезмәт хакын рәсми булмаган рәвештә, "конвертта" түләгән эш бирүче үз хезмәткәрләрен бүген социаль гарантияләрдән һәм киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм итә, чөнки "соры" хезмәт хакына Пенсия фондына взнослар исәпләнми.
Хезмәт шартнамәсен рәсмиләштермичә эшкә кабул иткәндә, эш бирүче үз өстенә бернинди йөкләмәләр дә алмый, бу исә хезмәт хакын тулы күләмдә түләмәүгә китерергә мөмкин, һәм хезмәткәр суд органнарына хезмәт хакын түләтү турында таләп иткән очракта, аның хезмәт эшчәнлеге турында дәлилләр булмаячак. Нәтиҗәдә, хезмәткәр эшләгән вакыт өчен хезмәт хакыннан алмый кала.
Пенсия фондының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләрнең ведомствоара комиссияләре, миграция хезмәте, салым органнары, хезмәт буенча инспекция белән берлектә, эш бирүчеләрнең рәсми булмаган эш белән тәэмин ителешне куллану, рәсми булмаган хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәрен исәпләү базасын киметү фактларын ачыклыйлар.
Бу проблеманы эшчеләр үзләре "конвертларда хезмәт хакы" кирәк булмаганын аңлаганда һәм эш бирүчеләрдән үз хокукларын үтәүне таләп иткән очракта гына чишәргә мөмкин.
«Конвертларда» хезмәт хакын түләүче эш бирүчеләр турындагы мәгълүматны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында һәм «кайнар линия» телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(843)557-21-13