“Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ укучылары "Уңыш көне" Бөтенроссия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. 8 "Б" сыйныфы укучылары сыйныфташлары хуҗалыгында булып, кош-корт, мөгезле эре терлек ничек тотылуын күреп кайттылар. Балалар хуҗалыкның ничек барылуы, ничек һә кайчан ашатулары, хуҗаларның ничек карарга өлгерүләре белән кызыксынды.