Әлки районында яңадан мошенниклар корбаны

2021 елның 8 октябре, җомга

Телефоннан "төп башына утыртуның" иске ысуллары үзенең актуальлеген югалтмый. Әйтик, 2021 елның июнендә Әлки районында яшәүче хатын-кыз мошенникларның корбаны булган. Шалтыратучы, үзен ВТБ-24 банкының куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыра һәм билгесез зат безнең районда яшәүченең ВТБ банкында кредит картасы рәсмиләштерергә тырыша, дип кисәтә. Мошенник хәтта зыян күрүченең ВТБ-24 банкы картасын тотучы булмавын һәм беркайчан да булмаганын белгәч тә югалмаган, ә партнер банк турындагы тарихны уйлап чыгарган. Тиздән зыян күрүчегә "Саклык банкы" ГАҖ банкының ялган хезмәткәре шалтырата, ә алга таба, хатын-кыз, кырыгалдарларның резерв счетына акча күчерү кирәклеге турындагы күрсәтмәләрен үтәп, банк картасының номерын һәм картаның кире ягында урнашкан кодны, шулай ук операцияне раслау өчен банк тарафыннан җибәрелгән аның абонент номерына килгән кодларны да хәбәр итә. Мошенниклар, акчаларны онлайн күчерү өчен кирәкле мәгълүматлар алып, акчаларны QIWI электрон түләү системасының ачыкланмаган счетына күчерә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз зур суммадагы акчасын югалта. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча тикшерү төркеме РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатты, тикшерү алып барыла.

Хөрмәтле Әлки халкы! Әгәр дә сезгә банк хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре, ФСБ, прокуратура хезмәткәрләре, башка хокук саклау ведомстволары хезмәткәрләре тарафыннан шалтыратсалар һәм сезнең хисапта булган акчалар куркыныч астында яки кемдер сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә тырыша дип хәбәр итсәләр, телефонны өзеп, сөйләшүне тәмамлагыз. Хәтерегездә тотыгыз, банкның реаль хезмәткәрләре беркайчан да карта номерын, CVV-кодны (код картаның кире ягында) һәм смс-хәбәрләрдән мәгълүматларны сорамыйлар. Әгәр шалтыратучы абонент номеры банкның кайнар линиясе, яки хокук саклау ведомствосы телефонының рәсми номерына охшаш булса, аптырап калмагыз. Заманча технологияләр мошенникларга шалтырату башкару өчен теләсә нинди "алмаштырылган" номерларны кулланырга мөмкинлек бирә. Сөйләшүне тәмамлагач, банк картасының кире ягында күрсәтелгән банк телефоны номерын җыегыз (тик яңадан шалтыратмагыз, телефоннан яңадан җыегыз) һәм кергән шалтырату турында хәбәр итегез.

Бирелгән мәгълүмат сезгә мошенник белән сөйләшүне вакытында өзеп акчагызны җилгә очырмаска  ярдәм итәр дип ышанып калам.

Өлкән тикшерүче Леонтьева Анастасия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International