2021 елның 9 аенда Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләреннән кергән документлар буенча күчемсез милек объектларына 10 меңнән артык хокук теркәгән. Шул ук вакытта теркәлү кыскартылган срокларда үткәрелгән.
Мәсәлән, күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы закон тарафыннан билгеләнгән 9 эш көне урынына 5 эш көне (өлешле төзелештә катнашу шартнамәләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда - 12 эш көне урынына 9 эш көне тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, Татарстан эшмәкәрләре, кагыйдә буларак, төзелә торган йортларда фатирларны, шулай ук офис биналарын рәсмиләштерәләр.
“Әлеге категория өчен Татастан Росреестрында җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын теркәүнең һәм кадастр исәбенә куюның эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән кыскартылган сроклары беренче ел гына гамәлдә түгел. Безнең карашыбызча, бу бизнес алып бару өчен уңай шартлар булдыруга ярдәм итә һәм тулаем Татарстанда инвестицион климатны яхшырта торган иң нәтиҗәле чараларның берсе".
Белешмәгә
Кыскартылган сроклардан файдаланыр өчен, КФҮ аша документлар тапшырганда кече һәм урта бизнес субъектлары өчен генә билгеләнгән аерым төймәгә басып керү юлы белән электрон чират терминалы аша махсус талон алырга кирәк. Бу КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене КУЭ субъекты буларак идентификацияләргә һәм, димәк, документларны кабул иткәндә, теркәүнең кыскартылган вакытларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Барлык барлыкка килгән мәсьәләләр буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга теләүчеләр һәм (яисә) эшкуарлык эшчәнлеге өчен билгеләнгән күчемсез милек объектларына милек хокукын, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләрен теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча (көн саен эш вакытында) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, актуаль мәгълүмат белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК СУБЪЕКТЛАРЫ бүлегендә танышырга мөмкин.